Вертикаль видео буенча беренче республика фестивале узды
Кичә Казанның «21 нче Мәктәп» базасында вертикаль видео буенча беренче республика фестивале узды.
Биредә республика буенча җыелган журналистларга операторлык осталыгы, Rutube платформасында видео белән эшләү һәм ясалма интеллект белән эшләү серләрен өйрәттеләр.
Шулай ук чара кысаларында «ТАТМЕДИА» белән Россия һәм БДБ илләрендәге Ruptly видеоагентлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү дә имзаланды.

Чара ахырында, эшләнгән видеороликлар буенча урыннар чыгарылып, җиңүчеләр бүләкләнде. "Теләче-информ" ның сайт һәм социаль челтәрләр редакторы Зөлфия Ибраһимова, "Информационный ролик" номинациясендә 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде!
<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=206168368&id=456244598" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев