Ветераннарыбызга изге теләкләр теләделәр
Район яңалыклары

Ветераннарыбызга изге теләкләр теләделәр

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннары- Гобәйдуллин Нәкыйф абыйга, Исмәгыйлева Рәисә, Заһидуллина Гөлҗиһан, Камалова Фатыйма апаларга юбилей медальләре тапшырылды.

Әлеге күркәм чарада Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары да катнашты. Алар ветераннарыбызга изге теләкләрен теләделәр, матур җыр - шигырьләр башкардылар.


Нет комментариев