Кичә, 28 гыйнвар көнне «Батыр» спорткомплексында 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.
Ярышлар Татарстан Республикасы беренчелегенә сайлап алу максатыннан оештырылды. Барлыгы 5 кызлар командасы катнашты әлеге беренчелектә: Шәтке 1, Шәтке 2, Теләче 1, Теләче 2, Олы Мәтәскә урта мәктәпләре кызларыннан торган командалар. Урыннар түбәндәгечә: 1 урын -Олы Мәтәскә 2 урын - Теләче1 3 урын- Шәтке1 командалары.
Кызларны тәбриклибез!
Нет комментариев