Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды

Кичә Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды.

Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә  урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары көч сынашты.

 Турнирны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Теләче муниципаль районы Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы катнашты.

Уен йомгаклары:

 Кызлар арасында: 1 урын-Шәдке  мәктәбе
                                 2 урын-Олы Мәтәскә мәктәбе
                                 3 урын- Теләче мәктәбе
 Егетләр арасында: 1 урын – Үзәк  мәктәбе
                                2 урын – Шәдке мәктәбе
                                3 урын – Алан мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев