Волейбол үсешенә керткән хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Район яңалыклары

Волейбол үсешенә керткән хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

11 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы волейбол федерациясенең киңәйтелгән утырышы булып узды

 

Утырышта узган елга йомгак ясалып, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде. Теләче спорт мәктәбенең  волейбол тренеры Шәяхмәтов Шамиль Альберт улы республикабызда волейбол үсешенә керткән хезмәте өчен федерациянең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа бу бүләкне Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


Нет комментариев