Хәерле сәгатьтә!
Бүген районыбыз игенчеләре 2025 урагына төште. Быел алар алдында 23512 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.
Моннан тыш, районыбыз кырларында мул уңыш вәгъдә итеп, 2119 гектар мәйданда - рапс, 528 гектарда - көнбагыш, 654 гектарда җитен кебек техник культуралар үсеп килә. Көзге бодай һәм арыш - 6077 гектар мәйданда ишелгән. Шуның 4419 гектарын көзге бодай тәшкил итә.
Урып - җыю эшләренә районда иң беренчеләрдән булып җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче” һәм “Чулпан” ширкәте механизаторлары кереште, көзге бодай суктыра башладылар. Аларның һәм ширкәт җитәкчеләренең һәм белгечләренең сөенечле хис-кичерешләре белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов та уртаклашты.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев