Хезмәтләрен хөрмәтләү
Озак еллар ветеринария өлкәсендә намуслы һәм фидакарь хезмәт куйганнары өчен һәм ветеринария хезмәткәрләренең һәнәри бәйрәме уңаеннан
Озак еллар ветеринария өлкәсендә намуслы һәм фидакарь хезмәт куйганнары өчен һәм ветеринария хезмәткәрләренең һәнәри бәйрәме уңаеннан Район ветеринария берләшмәсе ветеринар санитары Гөлчәчәк Нариман кызы Камалиева, Олы Мишә ветеринария участогы ветеринария фельдшеры Измайлов Георгий Иванович, шофер Рәис Зиннәтулла улы Халиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария Идарәсе начальнигының Рәхмәт хаты,
Югары Кибәхуҗа ветеринария участогы ветеринария табибы Эльнар Якуб улы Шәйхетдинов белән ветеринария фельдшеры Ләлә Суфиян кызы Шәйхетдинова Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Күкчә ветеринария участогы ветеринария фельдшеры Айдар Рашат улы Гыйльфанов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев