Җырлы, биюле төшке аш
Районыбыз кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Игенче - механизаторлар августның алтынга тиң, кояшлы, коры көннәрен тулысынча файдаланып калырга, мул булып өлгергән игеннәрне түкми-чәчми җыеп калырга тырышалар.
Шөкер, өстәлләребез күрке булган икмәк районыбыз кырларында мул булып өлгергән. Бу очракта мәгълүм гыйбарәне искә төшереп: “Икмәк булса, җыры да була” дияргә генә кала. Уенын-чынын бергә кушып әйтсәк, төшке аш вакытында җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте механизаторлары өчен “Туган авыл” күңел ачу комплексы пешекчеләре әзерләгән тәмле ризыклардан тыш, җыры да, биюе дә булды. Аларын, 5 август көнне, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда хезмәт куючы игенче - механизаторларга район мәдәният йорты үзешчәннәре бүләк итте. Алай гына да түгел, бериш егетләр үзешчән артистларга кушылып биеп тә алдылар. Бу көнне аларның күңелен Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева, район мәдәният йорты хормейстеры, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова, район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Рәзилә Хәкимова, яшь биюче кыз Радмилла Гайнутдинова, баянчылар - район сәнгать мәктәбе педагогы Ренат Мөхәммәтшин белән Наил абый Гыймадиев күрде.
Игенче - механизаторларыбыз үзешчән артистларыбызның чыгышыннан канәгать калдылар, ихлас алкышлар, азактан әйтелгән рәхмәт сүзләре әнә шул хакта сөйли.
Сүз уңаеннан, 4 август көнне шундый эчтәлекле концерт программасы белән Баландыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре дә, җирлек башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин җитәкчелегендә “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгы игенче - механизаторлары янында булып, чыгыш ясап кайтты.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев