Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Замечательный вожатый-2025» республика отряд әйдаманнары бәйгесенең муниципаль чарасы үткәрелде

Күптән түгел, Балалар иҗат үзәгендә, «Замечательный вожатый-2025» республика отряд әйдаманнары бәйгесенең муниципаль чарасы үткәрелде.

Бәйге ике этапта узды. Беренче этапта барлык мәктәп  балалар оешмаларының  әйдаманнары үзләренең видеолары белән көч сынаштылар. Олы Мишә урта мәктәбеннән Заһидуллина Нурфия, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Җаббарова Фәридә, Иске Җөри урта мәктәбеннән Җиһаншина Вәсилә, Теләче урта мәктәбеннән Баева Динә, Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Вәлиуллина Ильсинә, Алан урта мәктәбеннән Дәүләтшина Дилә, Шәтке урта мәктәбеннән Габдуллина Нәфисә, Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Хисматова Нигина зур әзерлекләрен күрсәтеп  иҗади һәм интеллектуаль осталыкларын күрсәттеләр.  

Балаларга үзләрен, үз эшләрен һәм оештыру күнекмәләрен өч конкурс сынавында үтергә туры килде: "Минем команда һәм мин" видео визиткасы, "Зал белән уен" интерактивы һәм «Мин тылсымчы түгел, мин бары тик өйрәнәм» педагогик ситуациядән алар җиңел уза алдылар. Вожатыйлар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 

 Абсолют җиңүче итеп Олы Мишә урта мәктәбеннән Заһидуллина Нурфия табылды. Март аенда узачак республика күләм бәйгедә ул безнең райныбыз әйдаманнарын яклап, көч сынаячак. Уңышлар сиңа, Нурфия!

Саида Закирова,  район балалар оешмалары буенча методист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев