Полезная информация
Раил Садриев балаларга татар спектакльләрен бушлай күрсәтергә кирәк дип саный
1419
0
0
Бу - Россия күләмендәге проблема, ди Буа театры директоры.
Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев балалар өчен татарча спектакльләрне бушлай күрсәтергә кирәк, дип саный. Бу фикерен ул бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында түгәрәк өстәл барышында әйтте.
"Зәвык менталитетка бәйле. Безнең иң зур бәла - без татарча фикер йөртмибез. Авылга интернет килеп кергәч, балалар русча сөйләшә башлады. Дәүләт шундый мөмкинлек тудырса, балаларга татар спектакльләрне бушлай күрсәтеп, шул рәвешле аларга үтеп керәсе иде", - ди Буа театры директоры.
Раил Садриев Буадагы мәктәпләрдән балаларны театрга китерә алмауларын да әйтте.
"Ата-ананың, беренчедән, матди мөмкинчелеге, икенчедән вакыты юк. Театрларны мәктәпкә кертмәү Россия күләмендә зур проблема", - диде театр җитәкчесе.
Фото: архив/Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев