13 яшьлек укучы җыештыручыга пычак белән һөҗүм итә
Түбән Кама мэры 37 нче лицейда укучы һөҗүме белән бәйле инцидентны аңлатты, дип хәбәр итә «Татаринформ».
Бүген иртән Түбән Каманың 37 нче лицеенда 13 яшьлек укучы җыештыручыга пычак белән һөҗүм итә һәм аның кулын имгәтә. Мэр Радмир Беляев сүзләренчә, зыян күрүченең тормышына куркыныч янамый, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, яшүсмер – 7 нче сыйныф укучысы‑полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган. Аның белән эш алып барыла, уку йортына әти-әниләре чакырылган.
"Паникага бирелмәвегезне үтенәм. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан, аны тоткарлаганнар. Компетентлы органнар бу хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак һәм киләчәктә мондый хәлләрне профилактикалау һәм булдырмау буенча эш башкарылачак", - диде шәһәр башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев