2026 елдан яңа мәҗбүри фән барлыкка киләчәк
2026 елдан мәктәпләрдә яңа фән – Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте барлыкка киләчәк.
2026-2027 уку елыннан Россия мәктәпләрендә яңа фән — «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» өйрәнелә башлаячак. Бу хакта Мәгариф министрлыгының рәсми документында әйтелә.
Хәзерге вакытта программа эксперт бәяләве этабын уза. Яңа курс укучыларда Россия мәдәниятенә хас булган традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән дөньяга караш формалаштыруга юнәлдерелгән. Предметны өйрәнү кысаларында укучыларга илнең күренекле дәүләт, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең тормыш юлы һәм идеяләре турында сөйләячәкләр.
Тулырак: https://shahrikazan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев