Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Әдәпсез язулар төшерелгән киемдә йөргән өчен шраф яный

Җәмәгать урыннарында җәмгыятькә карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтүче әдәпсез язулар төшерелгән киемдә йөргән өчен гражданга 1 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә җәза яный.

 Бу хакта «Татар-информ»га адвокат Дмитрий Аграновский хәбәр итә. Ул аңлатканча, мондый гамәлләр өчен җаваплылык Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 2.1 маддәсендә («Кече хулиганлык») каралган.

«Әлеге маддә нигезендә, кече хулиганлык дигәндә җәмәгать урыннарында җәмгыятькә карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтеп, җәмәгать тәртибен бозу күздә тотыла. Монда шулай ук җәмәгать урыннарында кеше абруен кимсетә торган кыяфәттә, мәсәлән, әдәпсез язулы майкада йөрү дә керә. Мондый хокук бозу өчен гражданга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест рәвешендә җәза яный», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев