Айрат Хәйруллин республика премьер-министры ярдәмчесе булды
Татарстанның Элеккеге цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин республика премьер-министрының иҗтимагый башлангычларда ярдәмчесе итеп билгеләнде. Бу сыйфатта ул төбәктә ясалма интеллект технологияләрен үстерү һәм гамәлгә кертү буенча ведомствоара комиссия составына керде.
Әлеге комиссия дәүләт сәясәтен эшләүне координацияләү өчен төбәк башлыгы Рөстәм Миңнеханов указы белән оештырылды. Яңа коллегиаль орган ясалма интеллект технологияләрен нәтиҗәле үстерү һәм республика тармагына кертү өчен хакимият органнары һәм оешмаларның көчләрен берләштерергә тиеш.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев