Ана капиталының суммасы арта
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларының берсе булып ана капиталы хезмәт итә. Февральдә түләү күләме инфляция дәрәҗәсенә - 6,8% ка индексацияләнә. Т
Беренче бала тугач, 2026 елның 1 февраленнән гаиләләр 737,2 мең сум алачак. Икенче балага ана капиталы күләме, әгәр гаилә аны беренче балага алмаса, 974,1 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр дә беренче бала өчен пособие түләнгән булса, икенче өстәмә түләүгә 236,9 мең сумга тигез булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, индексация яңа алучыларга да, файдаланылмаган акчаларга да кагылачак. Ана капиталы программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Хәзерге вакытта түләү беренче, икенче, шулай ук өченче бала туу өчен каралган.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев