Арча башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан китте
Арча шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов вазыйфасыннан вакытыннан алда китте. Тиешле карарны шәһәр Советы кабул итте, ул ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Түрә шәхси гаризасы нигезендә, үз теләге белән отставкага җибәрелгән. Аның вәкаләтләре 20 февральдә туктатылган. Документка Арча шәһәре башлыгы Алмаз Хисаметдинов кул куйган.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев