Авариядә бер пассажир үлгән, машина йөртүче хастаханәдә
В республике

Авариядә бер пассажир үлгән, машина йөртүче хастаханәдә

Бүген иртән Менделеевск районында М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча, Renault Symbol автомобиленең йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Mazda минивэны белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, Renault автомобиленең 71 яшьлек пассажиры шунда ук үлгән, ә 75 яшьлек йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев