VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Азат Җиһаншинның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм ул эшләгән ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составында үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.
Моңа кадәр ул Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры итеп билгеләнгән иде.
“Зур рәхмәт сезгә, Рөстәм Нургалиевич, – дип белдерде ул. – Татарстан Дәүләт Советы белән моңа кадәр уңышлы эшләдек. Алга таба да республика үсеше өчен бергә фидакарь хезмәт итәрбез дип өметләнәм”.
Чыганак:ватаным татарстан
Нет комментариев