Балык тотучыларны тикшерделәр
Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр үткәрелгән «Нерест-2026» операциясе нәтиҗәсендә 20 җинаять эше ачылган һәм 77 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, балыкны законсыз тоту турындагы җинаятьләр Спас, Баулы, Мамадыш, Алексеевск, Тукай, Аксубай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Тәтеш, Кукмара, Чистай, Минзәлә һәм Әгерҗе районнарында теркәлгән.
Мәсәлән, Спас районында полиция 30 рейд үткәргән һәм 68 кешене тикшергән. Актай елгасында 65 яшьлек ир-ат челтәрләр белән балык тоткан вакытта тоткарланган. Аңа карата су биоресурсларын законсыз тоту һәм аеруча кыйммәтле кыргый хайваннарны законсыз аулау турындагы маддәләр буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шулай ук Идел култыгында ике кеше резин көймәләрдә челтәрләр ярдәмендә 21 балык тоткан вакытта тоткарланган. Аларга карата законсыз балык тоту буенча эш ачылган.
Моннан тыш, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Минзәлә районында 12 меңнән артык кысла тоткан ике ир-ат кулга алынган. Аларга карата да җинаять эшләре кузгатылган.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев