Бер атна эчендә 114 татарстанлы грипп белән авырган
В республике

Бер атна эчендә 114 татарстанлы грипп белән авырган

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта. Узган атнада 114 очрак теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Грипп белән авыручылар атна саен үсә. Күбрәк 7-14 яшьлек мәктәп укучылары авырый.  Уку елы башыннан якынча сигез мең бала белем бирү оешмаларына йөрүдән читләштерелде», - дип сөйләде спикер.

Узган атнада республикада 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырды. Бу узган атна белән чагыштырганда 11% ка күбрәк дигән сүз. 

Чыганак: татаринформ


Нет комментариев