Бүген +17 градуска кадәр җылы булачак
В республике

Бүген +17 градуска кадәр җылы булачак

Бүген, 15 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем булу ихтималы аз.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы +3...-2 градуска кадәр, республиканың көнчыгышында урыны белән -4 градуска кадәр төшәчәк.

Көндез һава температурасы +12...+17 градуска кадәр җылыначак. Җил көньяк-көнбатыштан: төнлә секундына 4-9 метр тизлек белән, көндез секундына 6-11 метрга кадәр көчәячәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Тулырак: https://tatar-inform


Нет комментариев