Бүген +28 градуска кадәр җылы, яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә
В республике

Бүген +28 градуска кадәр җылы, яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә

Бүген республика территориясендә алмашынучан болытлы булчак. Көндез һәм кич белән яшенле яңгырлар булачак, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан исә торган җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Җил тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында исә 15-17 метрга җитәчәк, дип яза «Татар-информ». 

Көндез һава максималь +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев