Быел хәрби җыеннарга кемнәрне җыячаклар?
Владимир Путин 16 гыйнварда хәрби җыеннарга чакыру турында карар кабул итте.
Хәрби җыеннарга армиядә булганнарны, хәрби уку йортларын тәмамлаганнарны, альтернатив хезмәттә булганнарны, 27 яше тулу сәбәпле армиядән азат ителгәннәрне чакыралар. Хатын-кызлар да, мәсәлән, медицина хезмәткәрләре, чакырылырга мөмкин.
Хәрби җыенга броне булганнар, Росгвардия, МЧС хезмәткәрләре, педагоглар, студентлар алынмый. Читтән торып укучылар аттестат яки диплом алган чорда чакырылырга тиеш түгел. Шулай ук күп балалылар, җинаятьтә гаепләнгәннәр, авыр тормыш хәлендә булучылар (дәваланып йөрүчеләр, авыру аналарын караучылар) чакырылмый.
Хәрби җыенга 50 яшькә кадәр, офицерларны 65 яшькә кадәр, генералларны 70 яшькә кадәр чакырырга мөмкин. Хатын-кыз офицерларга – 50, калганнарга 45 яшь чикләве бар.
Җыен 2 айга кадәр дәвам итә. Ул чорда алар эштән, укудан азат ителә, уртача хезмәт хакы ала.
Хәрби җыен хәрби көчләрдә, Росгвардиядә, МЧС, ФСБ частьләрендә уза.
Чыганак: https://intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев