Чаллыда складта чыккан янгынны сүндергәннәр
В республике

Чаллыда складта чыккан янгынны сүндергәннәр

Яр Чаллыда Минзәлә трактында складтагы янгын сүндерелде.

"Янгын чыккан урынга турыдан – туры су бирү өчен магистраль линия салынган»,-дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә. Зыян күрүчеләр юк, янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре ачыклаячак.

Чыганак:татаринформ. Фото:МЧС РТ


Нет комментариев