Чаллыдагы көллият студенты туберкулез белән авыруы ачыкланган
В республике

Чаллыдагы көллият студенты туберкулез белән авыруы ачыкланган

Авыру белән аралашучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза.

Чаллыда КФУның инженер-икътисади көллияте студентында туберкулез авыруы ачыкланган. Аның белән аралашкан кешеләрне тикшеренүгә җибәргәннәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына ТР Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Хәзерге вакытта авыру белән контактта булучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза. Мондый очракта бу гадәттәгечә кулланыла торган процедуралар", - дип аңлаттылар ведомствода.

Көллияттә укучы кыз туберкулезның кече формасы белән авырый. Санитария күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, бу - көллияттә ачыкланган беренче очрак.

"Әлеге очрак чираттагы тапкыр туберкулезга тикшеренүне даими узу кирәклеген раслый", - дип аңлаттылар Роспотребнадзорда. 

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев