Депутат лимонад җитештерүчеләргә ярдәм итә
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин лимонадлар һәм татлы эчемлекләр җитештерүчеләргә ярдәм итү турында закон проектын тәкъдим итте. Үзгәрешләр «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында»ТР Законының 9 статьясына кертергә тәкъдим ителә.
Шикәрле эчемлекләр җитештерүче яки сатучы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә финанс ярдәме күрсәтергә ниятлиләр. Ярдәм Энергетиклар сатучыларына кагылмый.
Дәүләт Советы депутатлары закон проектын хуплады. Татарстанда меңгә якын эшмәкәр шикәрле эчемлекләр җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Чара салым йөкләнеше арту сәбәпле производстволарның кимү куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев