Ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру турындагы законны имзаладылар
РФ Президенты Владимир Путин ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыруны билгели торган законны имзалады. Шул хактагы документ хокукый актлар сайтында урнаштырылган.
Хәзер хәрби хезмәткә чакыру чаралары армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләргә карата 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр узачак. Шул ук вакытта, хезмәт итү урынына озату элеккечә үк (1 апрельдән 15 июльгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр) дәвам итәчәк.
Гомумән алганда, хәрби исәптә торган һәм запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атлар хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш.
Чыганак: https://tatar-inform.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев