Грант крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен бирелә. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.
Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Гаризалар һәм документлар 2023 елның 27 гыйнварыннан 27 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла, диелә хәбәрдә.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-fermer-xualyklaryn-buldyru-ham-usteru-ocen-grantka-garizalar-kabul-itela-5866357
Нет комментариев