Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Февраль һәм мартта озын яллар булмаячак

Быел Россия халкы өчен гадәти 23 Февраль һәм 8 Март белән бәйле озын яллар булмавына аңлатма бирделәр.

2025 елда Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килә, ул стандарт эш атнасында болай да ял көне булып тора. Өстәмә ял көненә хокук саклана, бу юлы ул май бәйрәмнәрен озынайту өчен 8 майга күчерелде.

Агымдагы елда Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килә, ул да биш көнлек эш атнасында ял көне. Тиешле өстәмә ял көне, җәй башында озын ялларны формалаштыру өчен, җомгага, 13 июньгә күчерелде.

Белгеч әйтүенчә, РФ Хөкүмәте «расписаниедә үзгәрешләр булдырмаска һәм озын ялларны баланслырак итәргә тырыша».

Биредә сүз икътисадка йөкләнешне киметү - чөнки елның беренче яртысындагы бик озын яллар эш процессларына йогынты ясарга мөмкин - турында да, илнең климат үзенчәлекләрен исәпкә алу хакында да бара.

«Мисал өчен, майдагы озын яллар ил гражданнарына күбрәк вакытын табигатьтә үткәрергә мөмкинлек бирә», - дип өстәде Дударев.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев