Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Грипп һәм ОРВИ очраклары арткан - прививка ясатырга онытма!

27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИның 10 044 очрагы теркәлгән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәче хәбәр иткәнчә, бу алдагы атнага караганда 8,7 процентка күбрәк.

Статистика буенча күбесенчә ике яшькә кадәрге балалар, 7-14 яшьлек мәктәп укучылары һәм 15 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авырый. Респиратор вируслар арасында гриппоз булмаган этиологияле вируслар өстенлек итә.

Шул ук вакытта, COVID-19 инфекциясен йоктыручылар кими, бер атна эчендә 92 очрак теркәлгән.

Татарстанда 1 миллионнан артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан инде - бу республикадагы барлык халыкның 41,7 проценты. Роспотребнадзорда искәртүләренчә, прививкадан соң формалаша торган иммунитет якынча 12 ай саклана. Шуңа күрә үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне нәтиҗәле саклау өчен ел саен прививка ясатырга кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев