Гриппны яңача дәвалаячаклар
В республике

Гриппны яңача дәвалаячаклар

Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-клиник фармакологы Людмила Кулагина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган гриппны дәвалауның яңа стандартын шәрехләде.

Төп үзгәреш – гриппны дәвалау беркетмәсеннән антибиотиклар һәм диуретикларны (сидек кудыру чаралары) төшереп калдыру. Стандартта күрсәтелгәнчә, антибиотиклар грипп вирусына тәэсир итми, һәм аларны бары тик исбатланган бактериаль өзлегүләр булганда гына кулланырга кирәк.

– Терапиянең төп критерийлары-нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык. Гриппны дәвалау куркынычсызрак була башлады, һәр пациентка индивидуаль якын килү мөмкинлеге киңәя, – дип Кулагин сүзләрен китерә КФУ матбугат хезмәте.

Чыганак: кичке казан.


Нет комментариев