Һава торышының начараюы көтелә
В республике

Һава торышының начараюы көтелә

Татарстанда җомга көнне, 5 июньдә, һава шартларының начараюы көтелә. Көн дәвамында кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар, ә кайбер районнарда хәтта боз да булырга мөмкин, дип хәбәр итә төбәкнең Гидрометеорология үзәге.

Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, әмма яшенле яңгыр вакытында тизлек секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +24 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Чыганак:казанкп


Нет комментариев