Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Якындагы тәүлектә томан булу турында кисәттеләр

27 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, дип искәртте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Җәяүлеләргә урамнан барганда һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга, ә транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Машина йөртүчеләргә шулай ук артык маневрлар ясамаска, узышмаска киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннарына мөрәҗәгать итегез.

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев