Янгында ике кеше зыян күргән
Татарстанның Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Янгын Төрнәс авылының Бакча урамындагы бер катлы агач йортта чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр, махсус битлек кулланып, 35 яшьлек хатын-кызны тәрәзә аша урамга чыгарган. Ул яну продуктлары белән агуланган. Моннан тыш, янган йорт янында тәне пешкән 45 яшьлек ир-атка юлыкканнар. Зыян күрүчеләрнең икесе дә амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев