Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Янгында өч кеше һаләк булган

Яшел Үзәндә төнге сәгать өчләр тирәсендә Чапаев урамы, 1 адресы буенча коридор тибындагы тугыз катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.

Янгын сүндерүдә һәм эвакуацияләүдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 27 белгече һәм 7 берәмлек техника катнашкан. Аларның гамәлләре нәтиҗәсендә 9 кешене коткарып кала алганнар, алар арасында ике бала да бар.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә ике ир-ат һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Аларның шәхесләре хәзер ачыклана.

Янгын мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән. Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре килеп чыккан хәлнең сәбәбен ачыклый.

Чыганак:татаринформ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев