Ярамаган урында каршыга чыккан машина хуҗалары өчен җәза көчәя
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе каршы як полосага чыккан һәм исерек килеш йөргән өчен җаваплылыкны көчәйтү инициативасы белән чыкты. Тәкъдим республика Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралды.
ГАИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин мәгълүматлары буенча, соңгы ике айда төбәктә 357 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләр нәтиҗәсендә 52 кеше үлгән, 456 кеше җәрәхәтләнгән. Исерек йөртүчеләр катнашында аварияләр буенча статистика аерым билгеләп үтелде: узган ел эчендә 237 шундый юл-транспорт һәлакәте булды, 54 кеше һәлак булды һәм 298 кеше зыян күрде.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров инициативаны хуплады, мәсьәләне өстәмә рәвештә эшләү зарурлыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, законга үзгәрешләр кертү өчен Татарстан буенча гына түгел, Россиянең башка регионнары буенча да статистиканы җыярга кирәк булачак.
Чыганак: реальвакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев