Яшен булачак
Татарстанлыларны һава шартларының кискен начараюы турында кисәттеләр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 13 апрельдә көчле җил булачак, урыны белән яшенле яңгыр да булырга мөмкин.
Төбәк Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, дүшәмбе болытлы һава торышы булачак. Урыны белән уртача яңгыр, ә төнлә һәм иртән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә температура 1-6 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез 6-11 градуска кадәр җылыначак, көнчыгыш районнарда +17 градуска кадәр көтелә.
Чыганак:инказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев