Ятим балалар өчен торак сатып алуга 830 млн сум юнәлдерәчәк
Татарстан ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алуга 830,5 млн сум юнәлдерәчәк. Тиешле электрон аукцион игълан ителгән, дип хәбәр итә ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Заказ бирүче - республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы. Татарстанның сигез районында барлыгы 183 торак бина сатып алу планлаштырыла. Иң күп фатирны (111) Казанда сатып алачаклар. Шулай ук Түбән Кама (30), Әгерҗе (22), Әлмәт (15), Югары Ослан (2), Бөгелмә, Биектау һәм Кама Тамагы (берәр) районнарында яшәүче ятимнәр торакка ия булачак.
Фатирлар 24-36 кв.метр мәйданлы, чиста бизәкле, сантехникалы һәм кухня раковиналы булырга тиеш. Цоколь һәм ярымподвал катларында, шулай ук авария хәлендәге йортларда торак сатып алу тыела.
Коммерция тәкъдимнәреннән күренгәнчә, бер фатирның бәясе 5,9 млн сумнан 9 млн сумга кадәр үзгәреп тора. Һәр бинага гарантия срогы кабул итү-тапшыру актына кул куелганнан соң кимендә ике ел тәшкил итәргә тиеш. Бу чорда подрядчы ремонт ясарга һәм техник хезмәт күрсәтергә тиеш.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев