Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Ике бала фатирда газ белән агуланган

Казанда 2026 елда беренче тапкыр көнкүреш газы белән агулану очрагы теркәлгән. Хастаханәгә 2016 һәм 2020 елгы ике бала китерелгән.

Әлеге хәл Назарбаев урамындагы 68 нче йортта була. Бу йортта җиһазларга  техник хезмәт күрсәтү вакытында башкарылган. Белгечләр билгеләгәнчә,  тәрәзә ачык вакытта  төтен чыгаргычта тарту көче була, әмма ябык тәрәзәләрдә бөтенләй юк. Фатирда герметик пыяла пакетлар урнаштырылган, ә тышкы ишек шулай ук тыгыз ябылган була, бу һава циркуляциясенә йогынты ясарга мөмкин.

Охшаш вәзгыять Чехов урамындагы 4а номерлы йортта да ачыкланган, анда газ белән тәэмин итү кире тарту аркасында вакытлыча туктатылган булган. Биредә техник хезмәт күрсәтү узган елның 12 декабрендә үткәрелгән.

Хәзерге вакытта идарәче компанияләр һәм газ хезмәте  йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерә.

Чыганак: татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев