Ике йөк машинасы бәрелешкән - машина йөртүченең берсе һәлак булган
В республике

Ике йөк машинасы бәрелешкән - машина йөртүченең берсе һәлак булган

Бүген төнлә Казан-Оренбург-Акбулак трассасының 54нче чакрымында Volvo йөк автомобиленең 53 яшьлек йөртүчесе каршылыкны урап узу өчен каршы як полосага чыккан һәм «ГАЗ Next» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә йөк машинасының 47 яшьлек йөртүчесе шунда ук үлгән. Хәзер авариянең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклыйлар.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев