Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим кертелде
В республике

Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим кертелде

Ул 14 апрельдән 11 майга кадәр гамәлдә булачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бу чорда учак ягу, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территориясендәге мангалларда ризык әзерләү тыела.

Әлеге чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

 


Нет комментариев