Түбән Кама районындагы авариядә «Лада»ның йөртүчесе һәм 5 яшьлек пассажир һәлак булган.
Татарстанның Түбән Кама районында «Лада» һәм BMW автомобильләре катнашында ике кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, «Лада» автомобиленең 49 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм BMW белән бәрелешкән.
«Лада» автомобиленең йөртүчесе һәм 5 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәтенең калган нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак:татаринформ
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев