Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Юл һаләкәтендә яңа туган кыз һәлак булган

Кичә Мамадыш районында бензовоз катнашында үлемгә китерә торган юл-транспорт һаләкәте булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Renault автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, юл читендә торган ярымприцеп-бензовозга килеп бәрелгән. Бензовоз йөртүче машинаны кардан чистарту өчен туктаган булган. 

Бәрелеш нәтиҗәсендә чит ил машинасында ике айлык пассажир кыз бала һәлак булган. Урынга Мамадыш районы прокуроры урынбасары Фәнил Әхмәдиев чыккан, тикшерү оештырылган.

Чыганак:шәһриказан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев