Казанның Яңа Татар зиратындагы күренекле татар эшлеклеләренең өч кабере рәсми рәвештә мәдәни мирас объекты була ала. Экспертизалар республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитетына килде инде.
Кемнең каберләрен мәңгеләштерергә телиләр:
-Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) — дин белгече, тарихчы, мәгърифәтче. Аның хезмәтләре татар халкының дини һәм иҗтимагый фикер үсешенә йогынты ясый;
-Һади Максудов (Максуди) (1868-1941) — иҗтимагый-сәяси эшлекле, педагог, тел белгече, журналист. Күренекле мәгърифәтчеләрнең берсе;
-Галимҗан Баруди (Галиев) (1857-1921) — мөфти, җәдитчелек идеологы, «Мөхәммәдия»мәдрәсәсенә нигез салучы.
Экспертлар объектларның тарихи-архитектура, сәнгать, фәнни һәм мемориаль кыйммәтен билгеләп үттеләр. Реестрга кертү аларга дәүләт саклавын тәэмин итәчәк һәм киләчәк буыннар өчен күренекле кешеләр турында хәтерне саклаячак.
Чыганак: кичкеказан
Нет комментариев