Казан метросында товарлар сатуны тыялар
Казан метрополитенында рәсми рәвештә берьюлы берничә яңа тыю кертеләчәк. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.
Пассажирларга хәер сорашырга, товарлар сатып алу яки сатуны тәкъдим итәргә, әйберләрне алмаштырырга, шулай ук багуларны тыячаклар. Шулай ук биредә пиротехника кулланырга ярамый.
Велосипедларга һәм самокатларга килгәндә, аларга метро территориясендә йөрүне тыячаклар. Аларны чехолларда яки төргәкләрдә генә ташырга рөхсәт итәчәкләр. Велосипедларны, самокатларны, балалар коляскаларын һәм башка хәрәкәт итү чараларын шулай ук караусыз калдырырга ярамый. Аларны тоткаларга, киртәләргә, ишекләргә һәм башка объектларга эләктерү тыела.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев