Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казан укучылары имтиханнарда алдынгы

Быел Казанның унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханында 100 баллы нәтиҗәләр саны буенча шәһәр тарихында рекорд куйган. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

Аның сүзләренчә, имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча 240 йөз баллы нәтиҗә алынган. 182 укучы максималь балл җыйган, бу үткән ел белән чагыштырганда 24 кешегә күбрәк. Шул ук вакытта 26 укучы берьюлы ике фәннән 100әр балл алуга ирешкән, ә тагын ике укучы өч фәннән иң югары нәтиҗә күрсәткән.

 Быел 22 736 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшырган. Шуларның 6554е унберенче сыйныф укучылары. Имтиханнар үткәрү өчен 160 пункт оештырылган, аларның эшенә 10 меңнән артык педагог һәм 132 җәмәгать күзәтүчесе җәлеп ителгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев