Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казан урамнарыннан тәүлек эчендә 18 мең тоннага якын кар чыгарганнар

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 17,7 мең тонна кар чыгарылган. Кар җыюда 902 берәмлек махсус техника һәм 517 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар: 397,2 тонна реагент һәм 609,6 тонна ком-тоз катнашмасы кулланганнар.

Бүген көндез урам-юл челтәрен карап тоту эшләре дәвам итәчәк, биредә 503 берәмлек техника һәм 516 юл эшчесе катнашачак.

Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан инде 155,6 мең тонна кар чыгарганнар, ә юлларны һәм тротуарларны эшкәртүгә 24,8 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотканнар.

Чыганак: татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев