Казанда «Дейли-Фарм» клиникасын 20 тәүлеккә япканнар
Казанда суд «Дейли-Фарм» клиникасының эшчәнлеген Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре үткәргән планлы тикшерүдән соң 20 тәүлеккә туктатып торды. Учреждениедә санитар-эпидемиологик таләпләрне күп санлы бозулар ачыкланган.
Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерүчеләр медицина калдыклары белән эш иткәндә хокук бозуларны, аларны зарарсызландыруның булмавын, төрле класслы калдыкларның бер савытта катнашуын, планлы һәм планнан тыш бактериологик контрольнең булмавын, шулай ук профилактик прививкалар графигын һәм хезмәткәрләргә медицина тикшерүләрен үтәмәүләрен теркәгәннәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча клиникага карата административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзелде. Медицина учреждениесе биналарына мөһер сугылган.
Чыганак:веститатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев