Казанда Икмәк-кондитер комбинатында икмәк җитештерү буенча яңа автоматлаштырылган линия эшли башлады. Бу тәүлегенә 20 тоннага кадәр продукция җитештерергә мөмкинлек бирә.
Яңа линия ярдәмендә җитештерүдә 32 эш урыны барлыкка килгән. Яңа линия барлык этапларны үз эченә ала-чимал әзерләүдән һәм камырны болгатудан алып пешерүгә, турауга һәм төргәкләүгә кадәр. Аның еллык куәте-7,2 мең тонна.
Нет комментариев