Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта
В республике

Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Октябрь ахырында кискен респиратор вируслы инфекцияләр очраклары арасында гриппның өлеше 5 процент тәшкил итсә, хәзер бу күрсәткеч 18 процентка җиткән. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, узган атнада гриппның 30 очрагы теркәлгән.

 


Нет комментариев